Суббота, 27.04.2024, 15:12
Приветствую Вас Гость | RSS

Зәй районы, Баграж авыл җирлеге сайты

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Котлыйбыз

23.02.2014
 
Хөрмәтле ир-егетләребез!!! Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре -- туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге күз белән караганда тар гына тоелган сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык.Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.Ватанны саклаучылар көне белән ихластан сезне тәбриклибез.
 
31.12.2013
Кадерле авылдашлар. Барыгызны да Яңа 2014 ел ат елы белән чын күңелебездән котлыйбыз. Яңа елда барлык теләкләрегездә чынга ашсын. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын. Амин.





24.11.2013

                    Әнинең нинди кадерле, кеше тормышында әһәмиятле зат икәнен искәртеп тору бер дә урынсыз. Чөнки һәммәбез беләбез, кеше гомеренең башыннан алып ахырына кадәр озатып баручы изгелекләр барысы да шул әни сүзе белән бәйләнгән.  Без барыбыз да, бүгенге көндә кемнәр генә булмыйк, башлангычыбыз белән, гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әниләргә бурычлы.  Әниләр иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр шуны бервакытта да истән чыгармыйк, күңелебездә әниләребезгә рәхмәт хисен йөртсәк, безнең юллар һәрвакыт уңар, шул хис безне әнкәй догасы кебек һәчак саклап, яклап йөртер.  Әниләребез безнең гамәлләргә куанып, тыныч картлыкларын каршы алырга лаеклы кешеләр. Бәйрәмнәре белән аларны. Авырмасыннар, сау-сәламәт һәм озын гомерле, тыныч күңелле булсыннар.


05.10.2013

  Хөрмәтле укытучылар!

Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде               Син лаеклы газиз укытучым        
Синсез булмас иде пешекче дә           
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.         Рәхмәтләрнең иң җылысына      Табип, галим, герой-космонавт та.
Укытучым, син бит белем биреп        Син лаеклы газиз укытучым       Һич оялмас килеп синең алда
Ачтың безнең сукыр күзләрне.           Хөрмәтнең иң олысына.               Баш ияргә, хәтта Президент та.

01.10.2013

      Кадерле әбиләребез, бабайлар, апалар, абыйлар! Сезне өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвөгезнө телибез.

Бәйрәмегез котлы булсын,        Ашыкмагыз картаерга.                 Сагыш-моңнарны таратып,

Табыныгыз мул булсын.           Йөрәккәегез тынмасын                  Елмаешыйк, көлик әле

Күңел шатлык белән тулсын,     Картлык шатлык түгел диеп,         Картаябыз димик әле.

Ял кичәгез гөрләп торсын.        Гел моңаеп тормыйк әле.               


01.09.2013


    1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган мәктәпләрнең кадерен белеп яшик. Алган белемнәребез иман китерсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын.
    1 нче сентябрь - Белем бәйрәме белән!


30.09.2012 
        
    
 "Хезмәт кешесен данлыйбыз" республика бәйгесендә беренче урынны алган Николай Григорьев һәм Илсур Нуркаевны котлыйбыз!
  Аларга алга таба да эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.






01.10.2012
 
     Хөрмәтле ветераннар!
 
     Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Әлеге бәйрәм аша без әби - бабайларыбызга, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.
Кадерле ветераннар! Барыгызга да - лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә - нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләренең хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!

04.10.2012

     Хөрмәтле укытучылар!
     Сезне барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!       
Нык cәламәтлек, сабырлык, озын гомер телибез! 
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә           
Язмышларны башлап яздыгыз,                   
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгылар
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен.
Рәхмәт Сезгә, чып-чын кеше Сез!

14.10.2012

 

    Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

    Сезне барыгызны да авыл хезмәтчәннәре көне белән чын күңелебездән котлыйбыз! 

    Авыр, ләкин мактаулы эшегездә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. 



21.11.2012

     Хөрмәтле Зинаида Александровна!

     Һәр көн саен диярлек күрешеп, хәл белешеп торган, катлаулы мизгелләрдә аңлатып ярдәмгә килгән, уңышлы вакытларда янәшә булган хөрмәтле хезмәттәшебез, Зинаида Александровна! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! 

Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле, сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәвеңне телибез. Сәламәтлек,  җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

Ак карларда ак бәхетләр               Бәйрәмең котлы булсын,                Гомер буе хәсрәт күрми,

Алып килсен киләчәк.                   Тыныч үтсен көннәрең.                  Аяз булсын күкләрең.

Юлларыңа хуш ис сибеп.              Көзләр кебек наз китерсен             Аяз булсын күкләрең.

Балкып торсын гөл-чәчәк.            Җәйләрең һәм кышларың.              Елмаюлы күзләрең.


25.11.2012                                                                                                                                                                       

   "Кадерле әниләр!"

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!                 

Нигә бүген бөтен җирдә           Бүген - Әниләр көне,                Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,      

 Чәчәкләр балкый бездә,             Бүген җирдә тантана.               Алар – безнең Әниләр! 

 Нигә кояш көлеп карый ,           Кояш шуңа көлә бүген,            Иң ягымлы кешеләр.

 Беләбез һәммәбез дә.                 Гөлләр шуңа шатлана.              Алар – безнең Әниләр! 


30.12.2012

  Хөрмәтле авылдашлар!

  Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2012 ел белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

   Елан – ул бик үзенчәлекле  җитез, тыныч, астыртын, җитди һәм үзгәрүчән, көтелмәгән хәлләр-вакыйгалар тудыручы хайван. Шуңа охшап аның елы да гел бер төрле, соры көннәрне  көтелмәгән сюрпризларга, күңелле вакыйгаларга, вакыты белән тынычлыкка күмер дип ышанып калабыз. Тик шулай да, әлеге хайванның бик зәһәр булуын да истән чыгармыйча, уяулыкны онытмыйк. Үзебезне күңелсезлекләрдән якларга, шатлыклы мизгелләрне тиешенчә кабул итәргә әзер булыйк. Бу елан елы безнең барыбызга да бары уңай хәбәрләр, муллык, изгелекләр генә алып килеренә ышанып, бары шуңа гына күңелләребезне, эш-гамәлләребезне көйләп шушы 2013 елга керик. Юраган юш килә диләр, барыбызга да бары изгелекләр, татулык, саулык, байлык юрыйк.


23.02.2013

Хөрмәтле ир-егетләребез!!!

 

Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә,  укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез! 

Ирләр булыйк - 

мәхәббәттә жиңелгәндә, 

чигенгәндә. 

Кайгы һәм шатлык килгәндә. 

Мәжлесләрдә, бәхәсләрдә. 

Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.

Вәгъдәләрдә...

Ирләр булыйк - ир булгач та, картайгач та. 

Ирләр булыйк!!!

Һич югында

Күк гөмбәзен иңебездә 

бары бер көн тотып торыйк! 

Ирләр булыйк!!! 

Бәйрәм белән!!!


07.03.2013
Хөрмәтле кызлар, әниләр, әбиләр!
Барыгызны да язның беренче бәйрәме - 8 март белән котлыйбыз!
Кояш көлмәс,                                                     
Корыч эремәс ялкынсыз.                                          
Ирне утлы ялкыннарда яндырып,
Кол иткән дә
гөл иткән дә хатын-кыз.
Хатын-кызлар табыннарнын бизәге,
Жирдә булган бөтен ямьнен үзәге.
Илләрне да бар иткән hәм зур иткән.
Хатын-кызнын барчасы hәм гүзәле.
Хатын-кыз - ул нур чәчкәседәй сабый,
Назлы иркә, баллардан татлы жаный.
Ул - иң газиз күз нурыбыз, пакь ана.
Бар гүзәллек аналардан башлана.




                    

Поиск