Суббота, 27.04.2024, 16:05
Приветствую Вас Гость | RSS

Зәй районы, Баграж авыл җирлеге сайты

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Авылым тарихы


Баграж авылының килеп чыгышы

      "Баграж" исеме удмурт сүзе - буера (бура), аш (су чишмәсе), ягъни "буралы чишмәдән" ясалган.
     Зәй суына коючы Ирнә елгасының аръяк кушылдыгы - Баграж инеше бар. Ул Урал тауларының көнбатыш итәкләрендәге карсак тармакларының берсе читеннән тын гына агып ята. Диңгез өсте тигезлегеннән 232 метр биеклектәге Баграж урманлыгыннан башлана. Озынлыгы 19 км. Бу инешнең берничә кушылдыгы бар: уң якта Матка һәм Бурсык инешләре, сулда кече Баграж инеше, Чуал, Сарсаз инешләре. Уң як яры биек (чөнки Кашка тауның биеклеге  - 212 метр).
     Инеш буенда аның исемен өлешчә үзләренә үзләштергән Югары Баграж, Урта Баграж авыллары бар. Октябрь революциясе алдыннан Столыпин реакциясе елларында Баграж инеше буена Подгорная һәм Никкүчтем авыллары да калкып чыккан.

                                                          

 Сарсаз-Баграж авылы
      
       XVIII йөзнең ахырларында Баграж инешенә, Сарсаз инешенең кушылган төшенә Арча якларыннан бер төркем татарлар (Абдул, Усман, Бикан семьялары) күчеп килеп, Сарсаз Таман авылына нигез салалар.
        Олы юл буенда авылны еш кына талыйлар. Шуннан соң ул авыл читкәрәк, Сарсаз инешенең югары агымынарак күчерелә. Яңа урында авыл Яңа Баграж дип атала.
      Ислам динендә Багражлылар XVIII йөз азагында чукындырылып христиан диненә күчереләләр. Бүгенге исеме Сарсаз Баграж - 1917 елда революциядән соң законлаштырыла. 
       XIX гасырның беренче чирекләрендә Сарсаз авылы янәшә-тирәдә иң зур авыллардан саналып, 400 хуҗалыктан торган. Исеменнән үк күренгәнчә, Сарсаз - күлле, сазлыклы урынга урнашкан булган. Акрынлап күлләр кипкән, кешеләр урманнарны төпләп, яңадан-яңа чәчүлекләр арчыганнар, игенчелек, терлекчелек белән шөгылләнгәннәр.
      1913 елда авылда 1268 кеше яшәгән. 204 йорт булган, шуның 31е  атсыз, 165е  1-2 атлы, ә 18е  3-5 атлы булган. Гражданнар сугышы вакытында аклар тарафыннан активистлар Мартемьянов П., Минеев А., Иванов А. үтерелә. 1920 елга кадәр авыл Зәй волосте, Минзәлә өязе, Уфа губернасына караган. 1920 елларда Сарсаз Баграж авыл советы оеша, аның беренче председателе Абдулов С. була. 1928 елда мәктәпкә Ф.П.Крючнов нигез сала. 1930 елда 8 март исемендәге беренче колхоз оеша, аның рәисе Васильев Иван (Ахун Иваны) була. Бөек Ватан сугышында 132 кеше һәлак була.
       
 Югары һәм Урта Баграж авыллары

    Югары һәм Урта Баграж авылларына  1652-1658 елларда керәшеннәр тарафыннан нигез салынган. Бу авыл кешеләре элек-электән игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгылләнгәннәр..
   Тарихта 1773-1775 еллардагы Пугачев фетнәсендә Югары Баграждан Осип Семенов, Иван Матвеев, Осип Степановларның катнашулары, капитан Евсеев кул астында хөкүмәт гаскәрләре тарафыннан 1773 елның декабрендә әсир ителеп Казанга озатылуы билгеле.


Мәктәп тарихы

       Сарсаз-Баграж авылында балалар укыту 1900 нче елларда башлана. Мәктәп 3 класслы була. Барлык класслар да бергә укытыла. Укучылар саны 10-12 дән артмый. Башка күрше авылларга караганда, Сарсаз-Баграж авылында мәктәп алданрак ачыла: дин башлыклары авылда чиркәү салуны планлаштыралар. Шул сәбәпле, халыкны алдан ук мәктәп белән кызыксындыралар. Ләкин авыл халкы чиркәү салырга каршылык күрсәтә, чөнки чиркәү крестьяннарның иң яхшы чәчүлек җирләрен, болыннарын үз кулына алырга тиеш була. Сарсаз-Баграж авылы крестьяннарының зур каршылык күрсәтүләре нәтиҗәсендә чиркәү Югары Баграж авылына салына. Революциягә кадәр авылда мәктәп бинасы булмаган. Укыту аерым өйләрнең буш бүлмәләрендә алып барыла. Мәсәлән, Мишарев Василий, Мартемьянов Сергей, Петров Гордей, Биканов Алексейларның аерым бер бүлмәләрендә алып барыла. Укыту эшләре билгеле бер календарь буенча бармый, гадәттә, маллар көтүдән кергәч укыта башлаганнар. Ә кыш узып, көтү чыкканда укудан туктаганнар. Көнлек укытуда да билгеләнгән сәгать булмаган. Укытучы күпме теләсә, шулай алып барган.

       Беренче Совет мәктәбе авылда 1918 нче елда оештырыла. Ләкин әле махсус мәктәп бинасы булмый, укыту аерым өйдә алып барыла. Авылда беренче совет укытучысы, хәзерге Зәй районы Федоровка авылыннан килгән коммунист Цыганов Николай була. Коммунист укытучы Цыганов авылның культура дәрәҗәсен күтәрү өстендә нык тырышып эшли. Барлык крестьян балаларын да укыту өчен тырыша. Еш кына өйләрендә аңлату эше алып бара.

     1919 нче елда кемнеңдер күрсәтүе аркасында авылга аклар отряды керә. Коммунист укытучы Цыганов Николайны авыл крестьяннары яшерәләр һәм саклыйлар. Укытучы Цыгановның тормышы сакланып кала. Авылда ул 1920 елга кадәр укытучы булып эшли.

      1920-1921 елларда Федор Петрович Крючковның тормыш  иптәше Клавдия Сергеевна Крючкова укытучы булып эшли. Клавдия Сергеевна, авыр эш шартларына карамастан крестьян балаларына белем бирү өчен зур тырышлык куя, крестьяннар белән нык аралаша. Ул  1921 нче авыр ачлык елында, крестьян балаларын азык-төлек белән тәэмин итүне оештыруда югары власть органнары белән элемтә тоткан. Клавдия Сергеевна 1921 нче елда авылдан китә.

      1921 нче елны авылга укытучы булып Мартемьянова Татьяна Касьяновна килә, ул балаларга белем бирү өчен зур тырышлык күрсәтә. 1924 нче елда укучылар арасында беренче пионер оешмасын оештыра. Пионерларны форма белән киендерә. Беренче Май, Октябрь бәйрәмнәрендә демонстрацияләр үткәрүне оештыра.

      Федор Петрович Крючков 1891 нче елда Сарсаз-Баграж авылында туган. Авыл мәктәбен тәмамалагач, Бирскта башта урта мәктәпне, аннан соң укытучылар институтын тәмамлый. Аннан соң Мәскәүдә Кызыл профессорлар мәктәбенә укырга керә. Бу мәктәпне бетергәч, Татарстан партия өлкә комитетында бүлек мөдире, Уфада комвузда укытучы булып эшли. Профессор исеме алгач, Казан университетында кафедра мөдире булып эшли. Авылдашыбыз Ф.П.Крючковның зур тырышлыгы һәм үз авылдашларының белем алуына зур игътибар бирүе нәтиҗәсендә, беренче мәртәбә авылда, махсус стандарт мәктәп салуны оештыра.

    1927 елда беренче мәртәбә авыл балалары киң, якты, иркен классларда укый башлыйлар. Яңа бинада уку шартлары яхшыра, укытуның сыйфаты күтәрелә, балаларда укырга кызыксыну арта. Балалар өчен мәктәп бинасын салуны оештыручы Ф.П.Крючковны авылдашларыбыз онытмыйлар һәм зур рәхмәтләрен әйтәләр.

     1930 еллардан башлап укытучылар Гатауллин, Осипов Василий П., Кузнецова Агафья Ивановналар барлык укучыларны да мәктәпкә тарту өчен зур көч куялар. Ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барыла. Мәктәпкә укучыларга шартлар яхшыртыла бара, укучылар өчен кайнар аш оештырыла.

     1939 елга 4 нче классны бетергән укучылар Югары-Баграж 7-еллык мәктәбенә укырга йөриләр. Шартлар авыр була – 5 км араны җәяү барырга һәм кайтырга кирәк. Балаларның өс-башы, киемнәре тиешле дәрәҗәдә булмый. Аларның аякларында чабата, ул бик тиз туза. Ир балаларга дәрес калдырып чабата үрергә туры килә. Нәтиҗәдә, кайбер укучылар мәктәптән читләшә башлыйлар. 1939 елда Сарсаз-Баграж авылында 7-еллык мәктәп оештырыла. Ул авыл балалары өчен уңай шартлар тудыра. Аның беренче директоры Баграж кешесе Чернов Николай була. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак була.

     1941 нче ел… 22 июнь.

     Бөек Ватан сугышы башланды. Фашистлар Германиясе кисәтүсез Советлар Союзы чикләрен бозып керә. Бөтен Совет иленә килгән куркыныч авырлык мәктәп тормышына да йогынты ясамый калмый. Ир укытучылар фронтка мобилизацияләнә. Мәктәп хатын-кыз укытучыларга кала. Мәктәп директоры итеп Рафикова Шәмсия Хакимовна билгеләнә. Укучыларны нормаль укыту өчен шартлар тудыру авырлаша. Мәктәпне җылыту өчен утын җитми. Класслар салкын була. Язу каралары ката. Дәреслекләр аз, дәфтәр җитми. Укучылар иске китап битләренә язып белем алырга тырышалар. Җәйге вакытларда укучылар колхозда өлкәннәргә булышалар. Укытучылар колхоз производствосында эшли. Ләкин мәктәптә укыткан укытучыларның һәм укучыларның ихтыяр көче сынмый. Белем алуга омтылу көчле була. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы вакытында укыган Григорьев Николай Демьянович, Петров М.И. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап укытучы булып эшлиләр.

      Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң мәктәпкә ир укытучылар да кайта. Сугыштан соңгы беренче мәктәп директоры, офицер, I нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Абрамов Петр Гаврилович билгеләнә. Шул чордан алып мәктәптә укучыларга уку шартлары яхшырту өчен көрәш башлана. Елдан – ел мәктәпнең материаль базасы ныгытыла бара. Укыту сыйфаты яхшыртыла бара. Мәктәп елдан – ел тагын да квалификациялерәк педагогик кадрлар белән тәэмин ителә бара. 7- еллык мәктәп 1962 елда 8-еллыкка әйләндерелә. Аның директоры Васильев П.Е. була.

     1976 елда 8-еллык мәктәп 10-еллык урта мәктәптә әйләндерелә. 1976-77 уку елының беренче чыгарылышында мәктәп 39 укучыга урта белем биреп чыгара. Урта мәктәпнең беренче директоры Александр Иванович Харитонов була.  

      Бүгенге көндә балалар 2 катлы җылы, якты мәктәптә белем алалар.Аларны югары һәм махсус урта белемле  16 укытучы укыта. Укучылар саны 87. Мәктәптә музей бүлмәсе, компьютер классы (анда 8 компьютер) бар. Балаларга уку өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: кайнар аш, спортзал, китапханә - болар барысы да балалар өчен. Күрше авылдагы укучыларны махсус автобус йөртә.

 


Поиск