Суббота, 27.04.2024, 14:18
Приветствую Вас Гость | RSS

Зәй районы, Баграж авыл җирлеге сайты

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Безнең якташларыбыз

ГЛУХОВ ИВАН ГАВРИЛОВИЧ 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
"Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.
 
      1937 елның 1 мартында Урта Баграж авылында туган. Түбән Биш урта мәктәбен, Алабуга дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Төрле елларда Баграж авыл советы башкарма комитеты рәисе, Вахитов исемендәге колхоз, "Үрнәк” совхозы партия комитеты секретаре, "Красный партизан” совхозы директоры, "Знамя дружбы” ("Дуслык байрагы”) газетасының халык хуҗалыгы бүлеге мөдире, Зәй районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе, "Зәй офыклары” газетасы баш редакторы, Зәй районы һәм шәһәре хакимиятенең халык белән эшләү мөдире булып эшли.        
         И.Г.Глухов 2007 елда чыккан "Якын миңа туган як” исемле китап авторы да.
 
Федор Симашев 
(1945-1997)
     Бүләк һәм премияләре:
 Олимпия чемпионы (1972),
    СССРның атказанган спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе. 
     Федор Петрович Зәй районының Югары Баграж авылында 1945 елның 13 мартында  Петр Исакович һәм Федора Федоровна Симашевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Баграж авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, урта белем алу өчен 9 чакрым ераклыктагы Түбән Биш авылына йөри башлый. 10 нчы сыйныфта     укыганда Федор Симашев чаңгы буенча Зәй районы чемпионы исеменә лаек була. 1963 елны Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлап өлгергәнлек аттестаты ала.
       1964 елны Симашев Совет армиясе сафларына алына. Ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
      1966 елны В.Н.Бучин аны Мәскәүгә "Динамо” командасына чакыртып ала һәм махсус план буенча ярышларга әзерләнүне дәвам итәләр.  1968 елның 13 гыйнварында Олимпия командасына керү хокукы алу өчен сайлау ярышлары үткәрелә. Бу ярышта җиңеп, Симашев Олимпия уеннарына барасы командага кертелә. Франциядәге Гренобль шәһәрендә беренче мәртәбә Олимпия уеннарында катнаша. Ләкин безнең ил командасы бу уенннарда уңышсыз чыгыш ясый. 1968 елның җәендә Мәскәү өлкә педагогия институтының физик тәрбия факультетына читтән торып укырга керә. 1970 елны Чехословакиядә үткәрелгән ярышларда Федор Симашев үзенең иптәшләре Вячеслав Веденин, Владимир Воронков, Валерий Тараканов белән эстафетада дөнья чемпионы исемен алалар. Бу уңышлары өчен "Хезмәттәге батырлык” медале белән бүләкләнә һәм "СССРның атказанган спорт мастеры” дигән исемгә лаек була. Студентларның Финляндиядә үткәрелгән Бөтендөнья Универсиадасыннан ике алтын медаль, Япониядә үткәрелгән чаңгы ярышларында алтын һәм көмеш медальләр алып кайта. 1972 елда Япониянең Саппоро шәһәрендә XI кышкы Олимпия уеннары үткәрелә. Унбиш километрлы дистанциядә Федор Симашев көмеш медаль ала. 13 февраль көнне үткәрелгән 4х10 километрлы эстафетада чаңгычылар В.Воронков, Ю.Скобов, Ф.Симашев, В.Веденин дөньяда иң көчлеләр булып саналган Норвегия, Швеция командаларын узып, алтын медаль алалар һәм Олимпия чемпионы исемен яулыйлар.
 
Герасимов Михаил Егорович
 
          Действительный член (академик) Украинской нефтегазовой академии, действительный член Крымской Академии наук, доктор геолого-минералогических наук. Президент Ассоциации геологов Симферополя-член Европейской ассоциации геоинженеров (EAGE), заместитель Председателя Крымского экспертного совета по оценке сейсмической опасности и прогнозу землятресений при Совмине Автономной Республики Крым (АРК).
 
          Родился 19 июня 1935 года в деревне Верхний Багряж в семье работников лесного хозяйства. Трудовую деятельность начал в 1952 году сельским учителем д. Шикмамаево Заинского района.
         Закончил геологический факультет ( по специальности геофизические методы поисков в разведки МПИ) Казанского государственного университета имени В.И.Ульянова-Ленина в 1958 году.
         Трудовую деятельность по специальности начал инженером-оператором Мензелинской полевой геофизической экспедиции треста "Татнефтегазгеофизика" в Татарской АССР, г. Бугульма.
          Работал начальником полевых сейсморазведочных партий, старшим инженером-интерпретатором в Крымской геофизической экспедиции треста "Днепрогеофизика" в Геофизическом предприятии в г. Кракове (Польша), старшим инженером, начальником геофизического отдела, главным геофизиком объеденинения "Крымморгеология", впоследствии ГГП "Крымгеология". В настоящее время-главный геофизик Крымской геофизической экспедиции "Крымгеофизика" ГГП "Укргеофизика".
          Научные интересы охватывают широкий круг проблем, связанных с глубинным строением Юго-Западного и Южного обрамлений Восточно-Европейского кратона, с перспективами нефтегазоносности, сейсмической активностью региона, обобщением данных о физических параметрах геологического разреза, методологией и методикой интерпретации геофизических данных с позиций теории тектоники литосферных плит и геодинамики.
 
 Никифор Тукмачев

          Никифор Тукмачев 1942 елда Зәй районы Югары Баграж авылында туа. Җидееллык мәктәпне  туган авылында, урта мәктәпне Түбән-Биш авылында тәмамлый. 1963 елда Алабуга медицина  училищесын, 1970 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 25 ел Эчке эшләр министрлыгы  системасында хәрби врач булып хезмәт итә. Хәзерге вакытта Түбән Кама кан салу станциясендә врач  булып эшли. 


Поиск